news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдәвес Кәбиров “Дакар–2010” этабында икенче тапкыр җиңү яулады

“Дакар”ның гамәлдәге чемпионы йөк машиналары зачетында Владимир Чагин белән көндәшлек итәргә сәләтле бердәнбер спортчы булып кала

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”, Михаил Миронов). Йөк автомобильләре зачетында “Дакар” марафон ралли–рейдының гамәлдәге чемпионы Фирдәвес Кәбиров кичә “Дакар–2010” этабында икенче тапкыр җиңү яулады. Кәбиров тугызынчы этапта гомуми зачетның лидеры һәм команда буенча иптәше Владимир Чагинны артта калдырды.
Томан булу сәбәпле оештыручылар Копьято һәм Ла Сирена арасындагы этапта махсус участокның старт вакытын күчерде, шулай ук махсус участокны ике мәртәбә диярлек (338 чакрымнан 170 километрга кадәр) кыскартты.
Кыскартылган махсус участокка Владимир Чагин экипажы җиңел һәм йөк машиналары стартында унынчы булып китте. Этапның беренче этабында Чагин алдагы көннәрдәге кебек үк Фирдәвес Кәбировны янә артта калдырды, әмма соңыннан Кәбиров команда буенча партнерының вакытын яхшыртуга иреште. Нәтиҗәдә, финишта Фирдәвес Чагинга 4 минут 47 секунд “бүләк итте”. Өченче “КАМАЗ”да барган Илгизәр Мәрдиев лидердан 18 минутка калышып, йөк машиналары арасында дүртенче килде.
Үзенең җиңүләр сериясен өзеп, Владимир Чагин гомуми зачетта лидерлыкны саклап калса да, “Дакар” этапларында җиңүләр саны буенча лидерлар рәтенә чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Аның көндәше Стефан Петрансель “БМВ” машинасында комда батып калды, нәтиҗәдә җиңел машина экипажлары арасында җиңүче булган Насер әл Аттиядан 17 минут 30 сеундка калышып, алтынчы килде. Әлеге этапта “Фольксваген” вәкилләре бөтен призлы урыннарны яулады – Катар узышчысы артыннан ук финишка Карлос Сайнс һәм Жинель де Вильер килде.
Россия узышчысы Леонид Новицкий финишта лидердан 20 минутка калышып, сигезенче урын белән канәгатьләнде. Гомуми зачетта ул тугызынчы урынны били.
Мотоциклчылар арасында “Дакар”ның гамәлдәге чемпионы Марк Комага тиңнәр булмады. Ул гомуми зачет лидеры Сирила Депрены 4 секундка артта калдырды. Комадан 1 минут 14 секундка калышкан Чили узышчысы Франциско Лопес Контардо өченче урынны яулады, Норвегия спортчысы Поль Андерс Уллевалсетер аннан 9 секундка артта калды. Гомуми зачетта Уллевалсеттер – икенче, Чили спортчысы өченче урынны били.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100