news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев "Үзгәреш җиле" фестивалендә катнашмавының сәбәбен әйтте

"Гомер үтә" җырын джаз стилендә җырларга тәкъдим иттеләр, бу кыздан малай ясаган кебек килеп чыга, ди җырчы.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Фирдүс Тямаев, “Гомер үтә” җырын джаз стилендә җырлыйсы килмәү сәбәпле, былтыр “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашудан баш тарткан. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә белдерде.

“Сәбәбе – “Гомер үтә” җырын джаз стилендә җырларга тәкъдим иттеләр. Нигә җырны үзгәртергә? Аның инде нигезе бар. Бу кыздан малай ясаган кебек килеп чыга. Татар милләте беркайчан да джазны кабул итмәде. Татарга килешми ул”, – дип белдерде җырчы.

Фирдүс Тямаев фикеренчә, “Үзгәреш җиле” проектыннан ниндидер зур үзгәреш көтү дөрес түгел. “Елына бер тапкыр уздырыла торган концерт эстраданы үзгәртә алмый. Эстрада торышын яхшырту өчен зур бер продюсерлык үзәге – худсовет, продюсерлар, стилистлар кирәк”, – диде ул.

“Гомер үтә” җырын Фирдүс Тямаев шагыйрә Сәкинә Хәйруллина белән бергә иҗат иткән. “Гомер үтә” җыры бүген легендар җырга, хитка, гимнга әйләнде, дип аңлатты җырчы. Шул сәбәпле, халык инде кабул иткән җырны үзгәртү юлы белән бару дөрес түгел, дигән фикерен белдерде.

Искәртеп үтик, "Үзгәреш җиле" фестивале 2016 елның ноябрендә үтте. Анда җырчылар популяр җырларны яңа төрле стильдә, яңа аранжировкада башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100