news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Тәнкыйтьнең чамасы булырга тиеш

Җырчы фикеренчә, җырның сүзләренә бәя бирә торган урын юк.

(Казан, 25 август, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Эстрадага карата тәнкыйть һәрвакытта да кирәк, ләкин аның чамасы булырга тиеш. Җырчы Фирдүс Тямаев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

“Без тәнкыйть белән үсәргә тиеш, ләкин аның чамасы булырга тиеш, дип уйлыйм. Җырга бәяне халык бирә. Бүген җырның сүзләрен тикшерә торган урын да, худсовет та, продюсерлык үзәкләре дә юк. Җырны "өч тиенлек", "биш тиенлек" дип, каян чыгып әйтергә кирәк?” – диде ул.

Җырчы журналистлар тарафыннан артистларга карата хурлау сүзләрен әйтү очраклары булуын да телгә алып, язар алдыннан кемнедер кимсетмиме икән, дип уйланырга чакырды. “Бервакыт “Татар җыры”ннан соң: "Фирдүс Тямаев исерек кебек чыкты", "Эльмира Сөләйманова сыер савучы кебек киенгән", дип язып чыктылар. Ә сыер савучыга ни булган? Минем әнием – сыер савучы. Ул башка кешедән кимме? Минемчә, кара пиарны кулланмаска кирәк”, – ди җырчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100