news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фирдүс Тямаев Түбән Нурлатта «Нур» мәдәни үзәге ачылышында чыгыш ясады

Тантаналы чарада яңа үзәк хезмәткәрләренә оргтехникага сертификат һәм гармун бүләк иттеләр

Фирдүс Тямаев Түбән Нурлатта «Нур» мәдәни үзәге ачылышында чыгыш ясады
«Дружба» газетасы

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Нурлат шәһәренең Түбән Нурлат микрорайонында «Нур» мәдәни үзәге ачылды. Кунаклар һәм тамашачылар өчен Фирдүс Тямаев һәм аның төркеме чыгыш ясады. Балалар һәм үзешчән коллективлар да үз иҗатларын тәкъдим итте. Бу турыда «Дружба» газетасы яза.

Тантаналы ачылышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Ул Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында яңа объект белән танышты һәм микрорайонда яшәүчеләр өчен объектның әһәмитяле булуын билгеләп үтте.

Алмаз Әхмәтшин подрядчы оешма вәкилләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды, ә үзәк җитәкчелегенә техникага сертификат бүләк итте. Марат Әхмәтов яңа үзәккә гармун бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot