news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Клублар чакыру билетлары таратырга тиеш түгел

"Бу проблеманы мин генә күтәрәм, башкалар дәшми, моның белән көрәшергә кирәк", – ди җырчы.

(Казан, 25 август, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Мәдәният йорты, клуб директорлары, җырчының өлешенә кереп, чакыру билетлары өләшергә тиеш түгел. Җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде.

Фирдүс Тямаев район-авылларның мәдәният йортларында проблемалар күп булуын ассызыклады. “Мин моны 10 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше буларак әйтәм", – диде ул. Аның фикеренчә, клуб директорлары үз танышларына чакыру билетлары биреп, җырчының өлешенә керә. Шул сәбәпле, җырчылар алдан планлаштырган керемгә ирешә алмый.

"Моның белән көрәшергә кирәк. Без – артистлар өчен һәр тиен санаулы. Быел без өч техника белән эшлибез, 3 миллион сумга лизингка йөк машинасы алдык. 10 миллион сумлык җиһазлар", – диде ул. Җырчы әйтүенчә, клублардагы урынга карап, 20, 40, 50 мең сум акча эшләгән вакытлар да була. "Ә егетләргә, кызларга хезмәт хакын түләү өчен 60 мең сум  алырга кирәк. Төркемдә без барлыгы 14 кеше. Кайчак ягулыкка да, чәйгә дә акча калмый”, – ди җырчы. 

"Мин – туры кеше. Дөресен әйтәм дә, аннары үкенәм, – дип, Тямаев үзе белән Минзәлә районының бер авылына концерт куярга баргач булган хәлне искә алды.

“Авыл советы рәисе, депутат кеше салмыш килеш мине сүгеп, бугазыма ябышты. Янәсе, аңа минем шаяруым ошамаган. Мине куып җибәрмәкче иде, ләкин сүгенгән кешегә безнең дә җавап табылды. Ул арада яныбызга яшьләр дә җыелды, йөзләп иде алар. Эшнең нидә икәнен белгәч, алар мине яклап чыкты. Ярый әле сугыш башланмады. Без моны зурга җибәрмәдек. Андый очраклар бик күп”, – диде Фирдүс Тямаев.

Җырчы кайбер район-авыл клубларыннан канәгать булмавын да әйтте. “Кыш көне бүлмәләре салкын, кайдадыр хәтта бәдрәфләре дә юк. Бу проблеманы мин генә күтәрәм, башка артистлар дәшми”, – дип белдерде Фирдүс Тямаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100