news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров хөрмәтенә бер зал халык белән аның җырларын башкарган

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров белән хушлашырга килгән.

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров хөрмәтенә бер зал халык белән аның җырларын башкарган
архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров хөрмәтенә ике көн рәттән концертларында бөек җырчының "Идел буе каеннары" һәм "Карурман" җырларын башкарган.

"Бер зал халык миңа кушылып Илһам абый җырын башкарды. Кичә акапелло "Карурман"ны да башкардым", - ди Фирдүс Тямаев "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Концертлар Саратов өлкәсендә барган.

Фирдүс Тямаев Илһам Шакиров белән хушлашырга килгән. "Бүген татар милләте өчен бик кайгылы көн", ди Фирдүс Тямаев.



Ул балачагында Әлфия Авзалова белән Илһам Шакировның ниндидер бәйрәмдә алар авылына килгәнен, үзенең урындыкка басып аларга җырлап күрсәткәнен хәтерли.

Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры залында бара. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Илһам Шакиров белән хушлашуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100