Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фирдүс Тямаев: Авылларда халык концертларга йөрми икән, клуб җитәкчесенең дә гаебе ул
"Ә нәрсә өчен төзелгән соң ул мәдәният йортлары? Һәрхәлдә, районда киңәшмә уздырыр өчен генә түгелдер", - ди җырчы.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Авыл халкын культуралы ял иттерүгә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә, авыл советы рәисләре дә ярдәм итәргә тиеш, дип саный татар эстрадасы җырчысы Фирдүс Тямаев. Бу хакта ул "Интертат.татар" электрон газетасына язган блогында белдерде.
"Бар шундый клуб җитәкчеләре - чакыра, җаеңа керә. 5 ел элек Әтнә районы Түбән Көек авылына бардык, концертка 30 кеше килгәндер. Бер айдан соң болар тагын чакыралар. Карыйбыз – 100 кеше килгән. Бер апа, һәрбер йорттан акча җыеп, урамда концерт уздырды. Хәзер хәлле кешеләребез меценатлыкны яңартып киләләр: артистны чакырталар да, авылларына концерт куйдыралар. Юкса халыкны культуралы ял иттерүгә авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә, авыл советы рәисләре дә ярдәм итәргә тиеш", - ди җырчы.
Шул ук вакытта бүген мәдәният йортларының бик күбесендә артистларны тиешенчә каршы алуны кирәксенмиләр, дип тә искәртә Фирдүс Тямаев. Без килгән, көтеп утырабыз, ул әле йоклап ята. Мәдәният йортларының унбиш процентында гына уңайлыклар бар. Билет бәясе Казандагыга караганда түбәнрәк, син 13-14 кеше белән концерт күрсәтим дип киләсең. Шунда кайберләре әрсезләнә башлый. Үзләрен дорфа тоталар, килү белән кәефне бетерәләр. Үзем усал булгач, бик бирешергә тырышмыйм, җавабын да кайтарам. Шундый хәлләр дә булды: концертны өзгән идем, куярга көчкә күндерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз