news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирая ШӘЙХИЕВА:

“Туган телеңне саклау дөньяда һәрбер кешенең иң изге гамәлләренең берсе булып кала”

Фирая ШӘЙХИЕВА: “Туган телеңне саклау дөньяда һәрбер кешенең иң изге гамәлләренең берсе булып кала”

Татарстанда ЮНЕСКО тарафыннан туган телләрне саклау һәм үстерү максатыннан гамәлгә куелган 21 февраль – Халыкара туган тел көне берничә ел дәвамында зур колач белән билгеләп үтелә. Быел республикада Халыкара туган тел көненә багышланган чараларның үзенчәлеге, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган эшләр турында без ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева белән сөйләштек.

Фирая ханым, быел Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү буенча оештыру эшләре алдагы еллардан кайсы ягы белән аерыла?

Ф.Ш.:
Әйе, чыннан да, без хәзер Татарстан җирлегендә Халыкара туган тел көнен 2000-2002 еллардан алып актив рәвештә үткәреп киләбез. Татарстан кебек милли республика өчен бу көн бик актуаль. Юкка гына соңгы вакытта Халыкара туган тел көне, 26 апрель - Татарстан Республикасының Туган телләр көне билгеләп үтелми. Без шулай ук 2009 елның сентябрь аенда Европа халыклары телләре көнен дә искә алып киттек.

21 февраль – Халыкара туган тел көненә килгәндә, берничә ел рәттән без республиканы активлаштыру, чараларның дәрәҗәсен күтәрү йөзеннән, муниципаль берәмлекләрдә, оешмаларда, уку йортларында, башка төрле мәдәният учреждениеләрендә чаралар үткәрәбез. Һәм бу чараларны өстән план рәвешендә, хатлар, приказлар, карарлар нигезендә төшерергә кирәк түгел, ә алар үз теләкләре, үз планнары белән, гадәти эшләре итеп кабул итәргә тиеш дигән фикердә яшибез. Чыннан да, традицион рәвештә бу көнне Татарстан җирендә көн итеп кенә түгел, атналык, декада һәм айлык рәвешендә үткәрү көндәлек эшкә әверелеп китте. Без инде февральне Телләр айлыгы дип кабул итә башладык. Һәм шушы максаттан, иң беренче чиратта, муниципаль берәмлекләрдән, министрлыклардан, шулай ук уку йортларыннан без шушы көнгә багышланган планнарны җыеп алырга булдык. Әгәр инде план төзү дигән эш килеп чыга икән, димәк, һәрбер оешма үзенең ниндидер чараларын билгеләргә һәм бу көн турында уйланырга тиеш була. Иң беренче чиратта, уйлану, аның мәгънәсен, кадерен аңлау һәм инде күз буяу өчен түгел, ә чын күңелдән ихлас чаралар үткәрү кирәк.

Ә инде планнарга килгәндә, мәктәпләрдә чаралар бик күп уза, Туган тел бәйрәмнәреннән башлап төрле бәйгеләргә кадәр оештырыла. Шулай ук бу чаралар мәдәният учакларында – музейларда шактый күп үтә. Мәсәлән, республика күләмендә Тукай музеенда Туган тел бәйрәме уза. Ул инде беренче чиратта туган тел - татар теле бәйрәме, шулай ук “Хәзинә” галереясында шундый бәйрәм булачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аша уздырыла торган чараларга килсәк, монда Казан шәһәрендә традицион рәвештә инде берничә ел рәттән оештырылучы халыкара конференция турында әйтергә кирәк. Бу конференция шәһәр конференциясе буларак башланып киткән иде, аннан республикакүләм дәрәҗәгә менде. Хәзер инде Халыкара конференциягә әверелде, чөнки монда милли республикалардан шактый катнашучылар һәм кунаклар килә. Алар безнең һәр конференцияне көтеп ала. Казан шәһәре үткәрә торган конференция берничә ел рәттән толерантлык, төрле мәдәният шартларында телләрне, мәдәниятларны саклау проблемаларына багышланган булса, ике ел рәттән ул татар һәм рус әдәбиятындагы үзара багланышларга йөз тоткан иде. Ә быел ул иң актуаль темаларның берсе – яңа стандартларны кертү шартларында туган телләрне саклап калу һәм өйрәнү проблемалары күтәрелә. Казан шәһәре шушы теманы сайлап, 18 февраль көнне 7 районында секцияләр үткәрә, 19ы көнне 177 нче мәктәптә пленар утырыш узачак. Безнең мәгълүматларга караганда, бу җыенда якын тирәдәге милли республикалардан да вәкилләр катнаша.

Мондый конференцияләрне республика күләмендә дә уздырып булыр иде...

Ф.Ш.:
Республика күләмендә безнең чаралар шактый узып тора. Менә февраль аена гына да ничә төрле олимпиада туры килә. Бу татар теле буенча гына да түгел, башка туган телләр буенча олимпиадалар да. Яңа гына татар мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин мирасы буенча республика күләмендә конференция узды. Кыска вакыт эчендә берничә конференция уздыруның мәгънәсе юк. Без республика күләмендәге мондый конференцияне апрель аена планлаштырдык. Шулай ук апрель аенда Телләр форумын оештыру көтелә. Һәр муниципаль берәмлекнең, һәр шәһәрнең, һәр районның, һәр авылның, һәр мәктәпнең, һәр мәдәният учагының үзенең чарасы булып, якын-тирәдәге халыкларны бу чарага тарту, кешеләрнең күңелләренә бу көннең мәгънәсен сеңдерү, туган телгә җылы караш уяту, туган телгә әйләнеп кайту, аның проблемаларын күңелеңдә барлау, туган телне саклап калуда, аны өйрәнүдә үз өлешеңне күңелеңнән тагын бер кат айкап, шул фикерләргә чуму – Туган тел көненең мәгънәсе шулдыр дип уйлыйм мин.
Эзлекле рәвештә карасак, март-апрель аенда “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең дәвамы була. “Үзебез” дип исемләнгән яшьләр оешмасы башлаган бу эшне унынчы елда да дәвам итәчәкбез. Сентябрь аенда уза торган Европа телләре көненең дә татар теле өчен дә, башка телләр өчен дә үз мәгънәсе бар. Чөнки без бүген - глобальләшү процессында, үз туган телләребезнең роле, алар Европа телләре рәтенә керәләрме, моның өчен нәрсә кирәк, ни өчен без аларны рәсми рәвештә Европа телләре итеп санамасак та, туган телләребезне шушы телләр дәрәҗәсенә күтәрү, үстерү, аларны шушы дәрәҗәдә таныту проблемалары – бигрәк тә бүген, Интернет кырлыгында, бик актуаль. Юкка гына без “Интернет кырлыгында татар теле ни дәрәҗәдә эшли, ни дәрәҗәдә кулланыла?“ дигән сорауларга җавап эзләмибез, бу проблемалар белән һәрвакыт кызыксынып торабыз. Менә болар барысы да Туган телне саклап калу дигән зур эшкә юнәлтелгән. Туган телеңне саклау дөньяда һәрбер кешенең иң изге гамәлләренең берсе булып кала бит инде. Әгәр без туган телебезгә шулай итеп карасак, ул гомерлеккә сакланыр иде.

Башка елларны министрлыклар һәм вузлар тарафыннан билгеле бер чаралар оештырыла иде. Быел ничек?

Ф.Ш.:
Безнең оештыру принциплары быел бераз гына үзгә булды. Әгәр муниципаль берәмлекләрдән планнар җибәрүләрен сорасак, вузларга килгәндә, без аларга бу көнне билгеләп үтү буенча хисап җибәрүләрен сорап хатлар җибәрдек. “Вузлар чаралар үткәрми” дигән сүзне әйтергә ярамый, бүгенге көндә аларның барысы да 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап чаралар уздыралар. Без укучыларга бу хакта өстәмә мәгълүматны мартның башларында бирә алабыз.

Тагын шуны әйтеп китәргә кирәк: инде өченче ел дәвамында тел һәм әдәбият галимнәре республика районнарына десант белән чыга. Бу – Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты. Быел, мәсәлән, тел галимнәре Арча, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Биектау, Кама Тамагы, Әтнә районнарына һәм Казан мәктәпләренә чыгалар. Йөзгә якын галим, шушы районнарга барып, фәнни проблемалар турында гына түгел, бүгенге тел сәясәте, дөньякүләм тел проблемалары, телләргә карата соңгы вакытта дөнья күргән норматив актлар турында сөйләшүләр алып барачак. Күңелне тырнап торган сорауларга җавап алу – бүгенге көндә бик актуаль. Мондый эш формасы - кешегә якынаю, аралашу, десант вакытында республикабызның телләр сәясәтен халыкка җиткерү төп бурычларның берсе булып тора. Институтның бу акциясе шактый популяр. Өч ел эчендә республикабызның күп районнарына йөреп чыкты алар. Моның өчен институтка, бу эшне күтәргән һәм оештырган өчен - министрлыкка, бу десантның никадәр мөһим икәнлеген аңлаганнары өчен, муниципаль берәмлекләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

Бу очрашуларда бит мәктәп укучылары гына катнашмый, укытучылар да, район һәм авыл халкы да килә монда. Шуңа күрә аның мәгънәсе тагын да киңәеп китә, ул зур бер бәйрәмгә әйләнә. Бүген тел проблемасы мәктәп кешесен генә борчымый, бу мәсьәләләр дәү әти-әниләрне дә, әти-әниләрне дә борчый. Минем үземнең дә бу десант белән шактый чыкканым бар. Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерәләр, андагы проблемалар турында хәбәр итәләр. Бу аларның үзләре өчен, алга таба эш алып бару өчен дә кирәк. Шулай ук телгә хирыс булган, телне яраткан укучыларны да бераз барларга, яшьләрнең телгә карашын формалаштырырга ярдәм итә ул.

Сөйләшүне зуррак яссылыкка күчереп, шул хакта беләсе килә: ахыргы берничә елда Телләр программасын тормышка ашыру кысаларында нинди әһәмиятле чаралар уздырылды, кыйммәткә ия булган нинди хезмәтләр дөнья күрде?


Ф.Ш.: Телләр программасын үтәү йөзеннән, ел саен ТР Министрлар Кабинетының боерыгы кабул ителә. Менә 2009 нчы елны гына алсак та, беренче чиратта татар телен өйрәнү буенча интерактив әсбаплар булдыруга бик нык игътибар иттек. Телләр программасы кысаларында ахыргы 3-4 ел эчендә мәктәпләр өчен егермегә якын шундый әсбап чыкты. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Гаяз Исхакый, Ризаэддин Фәхреддин һәм башка шәхесләребезнең тормышына, иҗатына багышланган. Шулай ук борынгы татар әдәбиятына багышланган интерактив дәреслек тә чыкты.

Менә соңгы вакытта шушы юнәлештә башкарылган эшләрнең берсе – ул 5-11 нче сыйныфлар өчен чыгарылган татар теле дәреслеге. Аны эшләү Хөкүмәтнең карарына кергән иде һәм моның өчен 2 миллион сумга якын акча бүленеп бирелде. Кабат тиражы өчен 500 меңгә якын акча өстәлде. Эксперименталь рәвештә ул республикабызның берничә мәктәбендә экспертиза да узды. Бу дәреслекне әзерләүдә Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе өлкәсендәге кырыкка якын галиме гаять зур көч куеп эшләде. Бүгенге көндә ул республиканың барлык мәктәпләренә җитәрлек күләмдә таратыла. Олимпиадалар чорында интерактив дәреслекне тәкъдим итү чаралары да узды.

Шулай ук узган ел бик зур итеп татар теле кабинетлары конкурсы узды. Бу бәйге беренче ел гына оештырылмаса да, 2009 елда аның дәрәҗәсе зуррак булды. Чөнки ул Хөкүмәт карары нигезендә уздырылды.

Әгәр инде чараларга килгәндә, “Үзебез”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр идарәсе белән берлектә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырабыз. Бу акция дә шушы карарлар кысасында үтә. Быел аның бераз гына үзенчәлеге бар. Әгәр элек аның оештыру эшләре күбрәк Казанда узып, нәтиҗәләре дә шунда чыгарылса, үткән елны без Яр Чаллының педагогия институты һәм инженерлар-икътисадчылар әзерләүче институтына күләмдә булса да акча биреп, аларны да бу эшкә тарттык. Шулай ук бу акция, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә, республиканың барлык районнарында да оештырыла.

Кризис чоры булуга карамастан, 2009 елда бик актуаль булган китаплар дөнья күрде. Медицина өлкәсенә караган сүзлекләр шактый күп. Алар белән сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр таныш. Бу сүзлекләр бүген бик кирәк. Аларны сорап торалар. Быел тагын русча-татарча-ингизча медицина терминнары аңлатмалы сүзлеген чыгардык.

Ә ни өчен медицина? Башка өлкәләр буенча да сүзлекләр җитешми ...

Ф.Ш.:
Бүген медицина өлкәсе һәм гомумән социаль өлкә кешегә бик якын. Бу сүзлекләрне эшләү буенча инициатива белән чыгу шактый күп. Шулай ук медицина тармагында эшләүчеләр татар теленә өйрәтү курслары оештыруны гел сорап торалар. 2009 елның ахырында гына офтальмология өлкәсенә караган тагын бер сүзлек эшләп кертелде. Мондый әйберне хупламыйча булмый. Чыннан да, кешегә иң кирәге – сәламәтлек. Һәм бу өлкәдә эшли торган кешегә телләрне белү бик яхшы әйбер. Чөнки иң беренче дәва сүз дәвасы дибез бит инде. Бүген табиб кеше рус телендә генә түгел, татар телендә дә яхшы сөйләшсә, чуваш, мари һәм башка телләрне дә белеп, һәр авыруга үз туган телендә эндәшә алса иде, бу идеаль вәзгыять булыр иде.

Быел тагын татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе буенча хезмәт чыкты. Бу укытучылар өчен яхшы методик әсбап булды. Аны Яр Чаллы педагогия институтының доценты, филология фәннәре докторы Равия Самат кызы Абдуллина эшләде.

Берничә ел рәттән без дилектология мәсьәләләренә шактый игътибар иткән идек. 2008 елда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшләгән “Татар халык сөйләшләре” дигән ике томлык чыккан иде. 2009 елның ахырында гына “Татар теленең диалектологик сүзлеге” чыкты. Бу үзенә күрә диалектология өлкәсендәге барлык мирасыбызны барлау булды.

Үткән елны тагын бер зур шатлыгыбыз булды: китап тарихында беренче мәртәбә ике томда Габдулла Тукайның “Шигърият теле” дигән сүзлек дөнья күрде. Бүгенге көндә ул һәр укытучыга, татар шигъриятен яраткан һәр кешегә якын китап булыр дип уйлыйбыз. Без бу китапны республика мәктәпләренә, Россия төбәкләренә дә җибәрдек. Россия төбәкләреннән Казанга татар теле буенча төбәкара олимпиадага килгән укучыларга һәм укытучыларга зур бүләк булды ул. Бу сүзлекне укыган кешеләрдән тәкъдимнәр дә керә башлады. Алар сүзлекне яңа тираж белән чыгарырга һәм сүзлекнең татарча варианты белән берлектә русча вариантын да эшләргә тәкъдим итә. Киләчәктә анысы да булыр дип уйлыйм.

Шулай ук 2009 елның үзенә бер яңалыгы булды: Телләр программасы кысаларында ничә ел рәттән “Татар телендә фильмнар сценариелары” бәйгесе булып килде. Елдан-ел бу конкурста катнашучыларның саны да, килгән эшләрнең саны артты. Беренче елны ул кырыкка якын булса, икенче елны алтмышны да узды. Берьюлы ике эш җибәрүчеләр дә булды. Әмма аларның күбесе кинофильмга туры килә торган түгел, ә әдәби әсәр, пьеса формасында иде. Шуңа күрә кино сценариелар конкурсының шартларын кат-кат аңлатырга туры килде. Без Телләр программасы кысаларында 2008 елда җиңү яулаган Халисә Ширмәннең кино сценариесы буенча режиссер Нурания Җамали “Ерактагы йолдызым” дигән фильм төшереп, тамашачыга тәкъдим итте. Дәүләтнең Телләр программасының бу өлкәдә дә этәргеч бирүе бик яхшы булды. 2011 елда бу конкурска кабат әйләнеп кайту көтелә.

“Татарстан – яңа гасыр” телканалында телләргә багышланган марафон да уздырылды бит әле ...

Ф.Ш.
: Әйе, “Без татарча сөйләшәбез” аталган марафон Телләр программасы кысаларында Хөкүмәт тарафыннан финансланып уздырылды. Кемнең фикере ничектер, әмма мондый алымны – телләр турында сөйләшүне бик уңай дип кабул иттеләр. Беренчедән, ул “туры элемтә”дә барды. Икенчедән, анда катнашучылар да төрле иде. Студентлар, бу өлкәдә эшләүче сәясәтчеләр, укытучылар, галимнәр, бердәм булып, бу проблемаларны карап, үз фикерләрен җиткерүләре күп кешегә бик кызык булды.

Китап турында сөйләшү телевидениедә гел булып тора. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин берничә ел рәттән “Татарстан – яңа гасыр” каналында “Китап” дигән кызыклы проект алып бара. Без бераз гына Телләр программасы кысаларында чыккан китапларны күрсәтү, алар белән тамашачыны таныштыру максатыннан, шушы диалектология буенча хезмәтләр эшләгән авторлар катнашында тапшыру төшердек. Шулай ук Г.Тукайның шигърият теле сүзлегенә багышланган тапшыру да эшләнде. Тамашачылар бу тапшыруны февраль ахырында-март башында күрә алачак. 

                                          Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100