news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирая Рәшитова: Питерда татарча өйрәнергә татарларның башка милләттәге туганнары килә

«Татарча белергә, сөйләшергә теләкләре бар. Ленинград өлкәсендә татар теле дәресләре бөтенләй укытылмый, шуңа күрә төп бурычыбыз – татар телен үстерү», - диде активист.

Фирая Рәшитова: Питерда татарча өйрәнергә татарларның башка милләттәге туганнары килә
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова әйтүенчә, Татар милли-мәдәни автономиясендә оештырылган татар теле дәресләренә туганнары татар булган рус, чуваш, мари милләте вәкилләре дә йөри.

«Дәрескә 5-6 яшьлек балалардан алып пенсия яшендәгегә кадәр кешеләр килә. Аларның барысы да татар кешесе түгел, төрле милләт вәкилләре бар: рус, чуваш, марилар һ.б. Кемнең татар туганы бар, шулар телне өйрәнергә килә. Татарча белергә, сөйләшергә теләкләре бар. «Тукай укулары» «Җәлил укулары» бәйгесендә актив катнашалар», - диде ул Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясендә бер төркем Татарстан журналистлары белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, татар телен өйрәнү дәресләре онлайн һәм офлайн форматта оештырыла. Онлайн дәресләрне Алинә Хәйруллина алып бара. «Дәрескә 15 кеше йөри. Телне өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр төркеме бар. «Татарча диктант» акциясендә дә катнаштык, диктантны 33 кеше язды. Интерактив такта, төрле дәреслекләр кулланабыз, ләкин алар белән генә дәресләрне үткәрү кыен. Даими йөри торган кешеләр аз, алар алмашынып тора: кемнең эше, кемнең гаиләсе бар», - ди ул.

«Ленинград өлкәсендә татар теле дәресләре бөтенләй укытылмый, шуңа күрә төп бурычыбыз – татар телен үстерү. Кабинетта утырып кына түгел, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап. Әйтик, без татарча караоке җырлыйбыз, фильмнар карыйбыз, балалар белән татар биюләрен өйрәнәбез. Шулай итеп, татар тамырларыбызны искә төшерәбез», - диде Фирая Рәшитова.

Очрашуга татар теле дәресләренә йөргән рус милләтеннән Владислав Петин да килгән иде. «Санкт-Петербургның дәүләт университетында магистратурада белем алам. Дәресләрне калдырмаска тырышам. Татар телен күптәннән өйрәнергә теләгем бар иде, чөнки әнием ягыннан дәү әти һәм дәү әнием – татарлар. Татар үзәгендә татар теле дәресләрен бушка өйрәткәннәрен белеп алдым да, килергә булдым», - дип үзе белән таныштырды ул.

Владислав Петин татар музыкасын, татар сөйләмен ишетеп үскән. «Татар телен, мәдәниятен, татарларны бик тә яратам, чөнки дәү әти һәм дәү әнием белән үстем. Туганнарым нәрсә турында сөйләшә икән дип, аларның сөйләмен аңлыйсым килде. «Татарча диктант» та язып карадым. Кайчандыр дәү әнием белән Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен укыган идем, монда килгәч, мин ул китапны бүләк иттем», - диде ул.

Фирая Рәшитова татар теле дәресләрен тыңларга кунаклар килүен дә әйтте. «Ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп, партага утырып, безнең дәресне тыңлады, үзенең бәясен бирде. Дәресләр атнасына бер тапкыр – ял көне үткәрелә», - диде ул.

  • Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Идел» журналы мөхәррире Гөлүсә Закирова катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100