news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финзия Газизова Австралиядә Mosaic фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итте

Финзия Газизова Австралиядә Mosaic фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ»га Финзия Газизова тәкъдим итте

Австралиядә яшәүче журналист Финзия Газизова төрле милләтләрне берләштерүче Mosaic фестивалендә катнашты. Быелгы бәйрәмдә 14 милләт вәкиле үзенең милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм традицион аш-суын тәкъдим итте.

«Мин дустым Сәйдә белән икебез татарлар һәм Татарстан турында сөйләдек. Чәкчәк пешереп алып барган идем, аны бик кызыксынып сораштылар. Кунакларның күбесе Татарстан турында ишеткән, белә булып чыкты», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Финзия Газизова.

Аның әйтүенчә, фестиваль программасы бик бай оештырылган. «Кунаклар өчен тере музыка, милли чыгышлар, традицион аш-су буенча мастер-класслар интерактив мәйданчыклар эшләгән. Шулай ук чара кысаларында MOSAIC Bazaar ярминкәсе һәм халыкларның милли киемнәрен күрсәтүче традицион мода дефилесы узган. Бәйрәмгә килүчеләр төрле халыкларның аш-суын авыз итә алды. Менюда хәләл, вегетариан һәм веган ризыклары да каралган иде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot