news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

FINOPOLIS 2016 форумы онлайн-трансляцияциясе Татарстан Хөкүмәте порталында булачак

Форумның пленар утырышы «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен чакыру» темасына багышлана.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). FINOPOLIS 2016 форумының пленар утырышы иртәгә, 13 октябрьдә Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында онлайн режимында трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Форум тантаналы рәвештә иртәгә сәгать 10 да «Корстон»да ачылачак.

FINOPOLIS 2016 форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Сбербанк» ГАҖ идарәсе рәисеГерман Греф һәм башка рәсми затлар катнашачак.

Форумның пленар утырышы «2026 елда финанс базары: бизнес һәм регулятор өчен чакыру» темасына багышлана.

Пленар утырышның онлайн-трансляциясен Татарстан Хөкүмәте порталының төп битендә www.prav.tatarstan.ru сылтамасы белән карарга була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot