news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Finnair октябрьдә Хельсинкидан Казанга очышларны туктата

Компаниядә очышлар "илкүләм сәбәпләр" буенча гамәлдән чыгарыла дип аңлаталар

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Finnair авиакомпаниясе Хельсинкидан Казанга һәм кире юнәлештә очышларны туктатуы турында игълан итте.

Авиакомпания сайтында хәбәр ителгәнчә, 3-22 октябрьгә кадәрге авиаочышлар гамәлдән чыгарыла.

Компаниядә очышлар "илкүләм сәбәпләр" буенча гамәлдән чыгарыла дип аңлаталар. Авиакомпания гамәлдән чыгарылган рейсларга билетлар алучыларның барысы белән дә элемтәгә керергә вәгъдә итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot