news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финляндиянең татарлар җәмгыяте - Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең террористик оешмалар исемлегендә

Финляндиянең Тышкы эшләр министрлыгы бу фактны аңлашылмаучылык дип саный

(Рига, 17 ноябрь, «Татар-информ», Дмитрий Родионов). Финляндиянең татар җәмгыятен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә террористик оешмалар исемлегенә керткәннәр. 1925 елда Финляндия татарлары тарафыннан оештырылган Suomen Islam-seurakunta дини җәмгыяте турында сүз бара, дип белдерә Yle.fi.

Финляндиянең тышкы эшләр министры Эркки Туомиоя Финляндиянең  YLE радиоэфирында, мөгаен, тәрҗемә иткәндә хата киткәндер, дип белдерде, чөнки мондый очрак Норвегия оешмасы белән булган иде.

Финляндиянең тышкы эшләр министры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимиятләре Финляндия татарлар җәмгыятен 90 га якын оешма кергән террористик оешмалар исемлегеннән алырга тиешләр, дип ышана.

Финляндиянең Абу-Дабидагы Илчелеге һәм куркынычсызлык полициясе бу очрак нечкәлекләрен тикшерә.

2014 елда Suomen Islam-seurakunta җәмгыятендә 600 гә якын әгъза булган, анда бары тик татарлар гына җәмгыять әгъзасы була ала.
Җәмгыятьтә террорчылар белән бернинди элемтә булмавын һәм бу очракны аңлашылмаучылык, дип белдерәләр.

 

В приходе категорически отрицают любую связь с террористами и считают случившееся недоразумением.

news_right_1
news_right_2
news_bot