news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндиядән Дәниз Бәдретдин: Телне саклап калуның бердәнбер ысулы – өйдә татарча сөйләшү

«Финляндиядә 700ләп татар бар икән, татарлар яшәгән Татарстанда телне саклап калу проблема булырга тиеш түгел», - диде ул.

Финляндиядән Дәниз Бәдретдин: Телне саклап калуның бердәнбер ысулы – өйдә татарча сөйләшү
Салават Камалетдинов

Финляндия татары, музыкант Дәниз Бәдретдин өйдә балалар белән сөйләшеп кенә татар телен саклап калып була дип саный.

«Бездә өй теле – татар теле. Телне саклап калуның башка рецепты юк. Татар теле Финляндиядә азчылык теле. Ул вакытта үзең актив булмасаң, өеңдә татарча сөйләшмәсәң, балаңны нинди мәктәптә укытсаң да, ул туган телне өйрәнмәячәк. Мәктәптә телне баетып кына була», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дәниз Бәдретдин 1930-1960 елларда Россия белән чикләр ябылган булганын искә алды. «Без моны Финляндиядә яшәп аңладык, чөнки Россиядә яшәүче татарлар белән элемтә өзелгән булган. Ул вакытта без туган телне өйрәнергә мәҗбүр идек, чөнки башка юл юк. «Я югалабыз, я калабыз», - дидек. Без вазгыятьне аңлап, телне шулай өйрәндек», - диде ул.

Аның фикеренчә, татар халкына «үз-үзеңә ышану» сыйфаты җитеп бетми. «Татарлар үзләрен түбән дәрәҗәдә дип саный. Бер генә мисал китерәм: бер кеше русча сөйләшә башласа, татарлар рус теленә күчә. Элегрәк «без – татарлар», дигән горурлану сизелә иде», - ди ул.

«Алай да, хәзер оялмыйча татарча сөйләшкән бер төркем яшьләр буыны бар, мин аларга рәхмәтле. Алар, дөньяны күргән кешеләр буларак, вазгыятьне аңлый. Бөтен өмет яшьләрдә, алар мине канатландыра. Аңлашыла, әле башкарасы эшләр бар. Вакыт кирәк. Позитив булыйк. Без бетәбез дип, бирелергә ярамый», - дип киңәш итте ул.

Дәниз Бәдретдин татарларның Финляндиядә йөз елдан артык яшәвен әйтте. «Кемнәрдер безгә 50 ел элек үк: «Кайчан да булса бетәрсез», - дип әйткән иде. Ләкин без бүген дә бар. Финляндиядә бишенче буын татарлар яши, балаларыбыз телне белә. Финляндиядә 700ләп татар бар икән, татарлар яшәгән Татарстанда телне саклап калу проблема булырга тиеш түгел», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100