Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Финляндиядә ил тарихында иң көчле җир тетрәү теркәлгән
25 декабрьдә, католиклар бәйрәме Раштуа билгеләп үтелгән көндә, Финляндия башкаласы Хельсинки тарихында иң көчле җир тетрәү булган, дип яза ТАСС Yle телеканалына сылтама белән.
Хельсинки университеты сейсмологы Тони Вейкколайнен сүзләренчә, җир тетрәү магнитудасы 1,1 баллны тәшкил иткән. Бу күрсәткеч аны Хельсинкида күзәтүләр дәвамында теркәлгән иң көчле җир тетрәү итә. Тетрәү Валлила, Кяпюля һәм Хаага кебек районнарда сизелгән.
Җир тетрәүнең төгәл сәбәбе әлегә билгесез. Сейсмологлар техноген факторлар билгеләре күзәтелмәвен билгели, дип хәбәр итә Yle.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз