news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмиләнең яңа альбомы чыкты

«Миңа һәрдаим терәк булган, ярдәмчел сөекле улларыма да мең-мең рәхмәт!» — дип яза ул.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә Низаметдин яңа альбомы чыгуы турында хәбәр итте.

«Альбомым дөнья күрде. Аны барлык интернет платформаларда тыңлап була. Рәхим итеп тыңлагыз. Минем дулкынымда тирбәлегез. Аерым зур-зур рәхмәтләрем Ренат Бакировка һәм татарыбызның танылган композиторы Рафаэль Бакировка (урыны җаннәттә булсын)», — дип яза җырчы.

Ул үзен яраткан, хөрмәт иткән, ышанган, альбомын көткән тамашачыларына рәхмәт белдерә.

«Миңа һәрдаим терәк булган, ярдәмчел сөекле улларыма да мең-мең рәхмәт!» — дип яза ул.

Яңа альбомны түбәндәге сылтама аша тыңлап була.


news_right_1
news_right_2
news_bot