news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндиядә татар телен балалар бакчасыннан ук өйрәтәләр

Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Финляндиядә татар балалар бакчасы эшли. Бу хакта Финляндиянең “Исламия” татар мәдәни-дини үзәге җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә яздырылган видеоәңгәмәдә әйткән. Шул турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә. Хәзергә анда 10 бала йөри. Шулай ук Хельсинки шәһәрендә җәй көне балалар өчен милли лагерь оештырылган. Биредә балалар бары тик татар телендә генә сөйләшеп, милләтебезнең гореф-гадәтләрен өйрәнгән.

  • Гөлтан Бәдретдин агымдагы елда Финляндиянең “Исламия” татар мәдәни-дини үзәге җитәкчесе итеп сайланган иде. Ул - 1925 елда оешкан “Исламия” җәмгыяте тарихында беренче хатын-кыз җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100