news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финляндиядә Президент сайлауларында дәүләтнең бүгенге башлыгы җиңгән

Саули Нийнистё үз тарафдарларына: “Без иң тотрыклы ил булып торабыз, һәм бу зур кыйммәткә ия”, - дип белдергән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Финляндиядә Президент сайлауларында дәүләтнең бүген гамәлдә булган башлыгы Саули Нийнистё җиңгән. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Барлык тикшерелгән бюллетеньнәрнең 62,7 процентында тавыш Президент Нийнистё кандидатурасына бирелгән.

Сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәч, Саули Нийнистё үз тарафдарларына көчле һәм гүзәл дәүләт хакындагы сүзләр белән мөрәҗәгать иткән. Ул илдә сүз иреге булачак, һәм дөнья җәмәгатьчелеге белдергән фикер игътибарга алыначак, дип вәгъдә иткән.

“Без иң тотрыклы ил булып торабыз, һәм бу зур кыйммәткә ия”, дип белдергән Саули Нийнистё.

Финляндиядәге сайлауларның нәтиҗәсе рәсми төстә 30 гыйнварда игълан ителәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot