news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндиядән килгән язучы Әлфирә Сундквист Санкт-Петербург татарлары белән очраша

Чарада авторның "Динара" китабы белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). 29 апрель көнне Финляндиядән килгән язучы Әлфирә Сундквист Санкт-Петербург татарлары белән очрашачак. Чарада аның "Динара" дип исемләнгән яңа китабы белән танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының бәйсез берләшмәсе.
 
Әлфирә Сундквист тумышы белән Башкортстаннан, татар гиләсеннән. Ул Санкт-Петербургта белем алган, белечлеге буенча-филолог. Хәзер Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә яши. 
 
Әлфирә Сундквист "Дождь зимой", "Лето - это когда тепло", "Билет в два конца", "Месяц май" әсәрләре авторы буларак мәгълүм. 
 
Хатын-кызлар өчен роман жанрында иҗат ителгән "Динара" китабын ул Германиядә бастырган. Китап мәхәббәт һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләргә багышлана. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100