Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Финляндиядә “Милли ашларыбыз” китабы дөнья күрде
Әлеге басманың тарихы исә узган гасырда языла башлаган
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Финляндиядә татар телендә латин графикасы нигезендә “Милли ашларыбыз” китабы нәшер ителгән. Нибары 30 милли ризык әзерләү серләрен туплаган әлеге китапчыкны басамага Адилә Җамалетдин һәм Хәмидә Чайдам әзерләгән.
1988-1989 елларда Финляндия төркләре берлеге милли ашлар әзерләү буенча курслар оештыра. Әлеге курста актив катнашучылар милли ризыкларны, ашларны һәм гадәтләрне саклауга аеруча әһәмият бирүне кирәк дип таба. Нәкъ бер елдан соң Хельсинкида “Милли ашларыбыз” дигән китапчык дөнья күрә. 1990 елда чыккан китап милләттәшләребез арасында популярлык казана. Әлеге китап белән кызыксынучылар, сораучылар теләген истә тотып, Дәрия Самалетдин җитәкчелегендәге иҗади төркем янәдән Финляндиядәге кардәшләребезгә “Милли ашларыбыз”ның икенче басмасын тәкъдим итте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
Аерым алганда, китапта шорпа (шулпа), ләкшә (токмач), кыстыбый, катыклы чомар (чумар), пәрәмәч, бавырсак, кош теле, чәк–чәк һәм башка милли ризыкларны әзерләү серләре тупланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз