Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Финляндия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү мөмкинлеген кире какмый
Грециянең яңа премьеры Алексис Ципрас, үз чиратында, Россигә каршы чирттагы санкцияләрне чикләргә вәгъдә итте
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Финляндия тышкы эшләр министры Эркки Туомиоя Россиягә каршы яңа санкцияләр кертелү мөмкин, дип белдерде. “Без, ихтыяҗ булган очракта, Россиягә каршы өстәмә санкцияләр кертелү мөмкинлеген кире какмыйбыз”, - дип белдерә аның сүзләрен «Ведомости».
Кичә "Reuters" агентлыгы чыганакларга сылтама белән белдергәнчә, 29 гыйнварда Европа берлеге (ЕС) илләре Тышкы эшләр министрлыклары башлыклары Ерокомиссиягә Россиягә каршы яңа санкциялр әзерләү турынагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Соңрак Евроберлеккә рәислек итүче Латвия тышкы эшләр министры Эдгарс Ринкевич 29 гыйнварда санкцияләр турында карар кабул ителмәячәк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, яңа санкцияләр 9 февральдә ЕС Тышкы эшләр советы утырышында яки 12 февральдә Евроберлек лидерлары саммитында кабул ителергә мөмкин. Әмма Грециянең яңа премьеры Алексис Ципрас Россиягә каршы чираттагы санкцияләрне чикләргә вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз