news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финляндия татарлары уздырган ифтарда Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имам хатыйбы катнашкан

Мәҗлестә Ислам Зарипов үзе тарафыннан язылган китап белән таныштырган.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Финляндия татарлары, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ислам Зарипов катнашында, ифтар уздырган. Бу хакта Россия мөфтиләр Шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Мәҗлес вакытында Ислам Зарипов тарихчы Марат Сафаров белән берлектә язылган "Әхмәтҗан Мостафин: СССРда ислам тарихыннан" ("Ахметзян Мустафин: из истории ислама в СССР") китабы белән таныштырган. Ислам хәзрәт Әхмәтҗан Мостафинның Финляндия татарлары белән аеруча да ныклы элемтәдә булуына басым ясап, танылган дин әһеленең тормыш юлы, аның тарафыннан тупланылган китапханә хакында сөйләгән. 
 
Презентация вакытында Әхмәтҗан Мостафинның шәхси архивыннан булган фотосурәтләр белән дә танышканнар. "Шул рәвешле күпләр үзләренең якыннары һәм туганнары хыкында күп мәгълүмат белә алды", - диелгән әлеге хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot