news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия татарлары турындагы «Туңган як: Суоми» фильмы ачык кулланылышка куелды

Интернетта ачык кулланылышка 2022 елда дөнья күргән «Туңган як: Суоми» фильмының дәвамы урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ»га фильмның авторларының берсе, журналист Рәдиф Кашапов хәбәр итте.

«Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов йөз елдан артык элек Финляндиягә күченгән, ләкин телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калган татарларны өйрәнә. Алар моны ничек эшләгән? Финляндия татарларының буыннар арасында конфликт бармы? Катнаш никах проблемасын ничек чишәләр? Татарстанга, Финляндиягә нинди мөнәсәбәттә? Киләчәккә оптимизм белән карыйлармы?» – диелә фильмның тасвирламасында.

Фильм геройлары арасында – футболчы Атик Исмаил, музыкант Дәниз Бәдретдин, Финляндия Ислам җәмгыяте башлыгы Гөлтән Бәдретдин, Финляндиядәге татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев һәм башкалар бар. You Tube хостингына урнаштырылган фильмны русча субтитрлар белән дә карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100