Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финляндия татарлары Илһам Шакиров совет чорында милли хисебезне җанландырды дип искә ала
Финляндия татарлары милләтнең уртак кайгысын уртаклашты.
(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиядә яшәүче татарлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны совет чорында килеп, милли хисләрне җанландырды дигән фикердә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахим хәбәр итте.
- Татарстан һәм Россиянең халык җырчысы Илһам Шакиров 16 гыйнварда вафат булды. Ул 18 гыйнварда Казанның Яңа Бистә татар зиратында җирләнде.
"Татар милләтенең зур, уртак булган кайгысын Финляндиядә яшәүче татарлар уртаклаша. Мәрхүм Илһам Шакиров Финляндиягә Габдулла Тукай җәмгыятенең чакыруы белән совет чорында килде. 1968 елда ул үзенең артистлар төркеме белән иде", - ди Варол Абдрахим.
Илһам Шакиров Финляндиядә яшәүче татар халыкын моңлы җырлары белән милли хисләрен җанландырган. "Еллар буенча биш-алты тапкыр Финляндиягә килеп, дуслык җепләрен ныгытты ул. Олы яшендә дә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән килеп чәй кичәләребездә истәлекле концертларын бирде", - диде рәис.
"Илһам абыйның үз халкы өчен булган хезмәтләрен онытмыйбыз, аның хатирәсен хөрмәтлибез. Ходай Тәгалә мәрхүмнә рух тынычлыгы һәм җәннәтне насыйп итсә иде", - дип сөйләде Финляндиянең Исламия җәмәгате рәисе Гөлтән Бәдретдин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз