Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финляндия Президенты Тарья Халоненга “Казан университетының Мактаулы докторы” исеме бирелде
“Финляндия белән Татарстанны күп нәрсә бәйли”, - диде Тарья Халонен
(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанга, Россия Федерациясенә визиты кысаларында, Финляндия Президенты Тарья Халонен килде. Ул кичен Казан федераль университетының Гыйльми советы утырышында катнашты. Тарья Халоненны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озата килде.
Утырышта Тарья Халоненга “Казан университетының Мактаулы докторы” исеме һәм аның билгесе тапшырылды.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, Гыйльми совет Тарья Халоненга “Казан университетының Мактаулы докторы” исемен бирү турындагы карарны агымдагы елның 7 октябрендә кабул иткән. Әлеге исем рус телен таратуга һәм өйрәнүгә зур өлеш керткәне, ике ил халыкларының мәдәниятларын баетканы, фән-мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү өчен шартлар тудырганы өчен бирелде. Казан университеты Хельсенки университеты һәм Турку шәһәрендәге университет белән ныклы элемтәләр урнаштырган.
Ректор билгеләп үткәнчә, мактаулы исемне дәүләт башлыкларына бирү яхшы традициягә әверелгән. Бу исемгә соңгы вакытта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Мәликгулы улы Бердыммөхәммәтов, Төркия Республикасы Президенты Гөл Абдуллах лаек булды.
Илшат Гафуров сүзләренчә, Финляндия һәм Россия арасында элемтәләр нык. “Бу хакта Мәскәүдә узган очрашуда РФ Президенты Дмитрий Медвелев та әйтте, - диде ректор. – Партнерлык мөнәсәбәтләре төбәкләрдә дә чагылыш таба. Бүгенге әһәмиятле чараның Казан федераль университетында узуы шул хакта сөйли. Без алга таба хезмәттәшлек дәвам итәр дип ышанабыз. Безне Финляндиянең фән-мәгариф, нанотехнологияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыксындыра. Бу өлкәләр вузның үсеш программасында да чагылыш тапкан”.
Тарья Халонен “Казан университетының Мактаулы докторы” исеме бирелүне үзе өчен зур дәрәҗә дип атады. Аның сүзләренчә, Финляндия белән Татарстанны күп нәрсә бәйли. Т.Халонен унтугызынчы гасырда татарларның Финляндия җирләренә килеп урнашуын, андагы шартларга яраклашуын билгеләп үтте. Финляндиядәге татар җәмгыятенең, аз санлы булса да, хөрмәткә лаек икәнлеген белдерде.
“Татарстанның Финляндия белән фән-мәгариф, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләве шатландыра”, - диде Тарья Халонен. Һәм Финляндиядәге гомер буе белем эстәү системасы турында сөйләп үтте. Ахырдан студентларның сорауларына җавап бирде.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз