news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия президенты Ниинистё НАТОга керү турындагы законнарны имзалады

Финляндия НАТОга керү өчен илкүләм дәрәҗәдә документларны ратификацияләү ноктасы белән финалга җитте. Ул ил Президенты Саули Ниинистё Төньяк Атлантика альянсына керү турындагы законнарга имза кую белән тәмамланды.

Дәүләт башлыгы «Төньяк Атлантика шартнамәсен раслау һәм үз көченә керү турындагы хөкүмәт тәкъдимен», шулай ук «Төньяк Атлантика килешүе, илкүләм вәкилләр һәм халыкара персонал оешмасы статусы турындагы килешүне» имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Искәртик, Финляндия һәм Швеция узган елның маенда альянска керергә карар кабул итте. Әмма алар Төньяк Атлантика блогында катнашучы барлык илләрдән хуплау алганчыга кадәр оешма әгъзалары була алмаячак. Бу юлда Төркия каршылык булды, ул соңрак Финляндия өчен альянска керүне хуплады, ләкин Швеция өчен юк. Стокгольмда Коръән китабын яндырганнан соң, Швеция Төркиядән ярдәм көтмәскә мөмкин, диде Төркия лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100