news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия һәм Эстониядә яшәүче татарлар милләтне аеруга каршы рэп чыгарган

Җырның авторлары - фин татары Җәмилә Низаметдин һәм Эстониядә яшәүче Фәүзиә Һадиуллина.

Финляндия һәм Эстониядә яшәүче татарлар милләтне аеруга каршы рэп чыгарган
Җәмиләнең шәхси архивы

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Финляндиядә яшәүче Җәмилә Низаметдин халык санын алу алдыннан башланган провокацияләргә җавап бирде. Үзенең инстаграм аккаунтында ул яңа җырыннан өзек урнаштырган. Җәмилә: «Аералар мишәргә, аералар татарга, хәзер инде нишләргә?» — дип җырлый.

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», — дия торган иде әбием. Бу җырның сүзләрен инде 10 ел элек Эстония татары Фәүзия Һадиуллина язган иде, музыкасы минеке.⠀

«Аералар мишәргә дә, аералар татарга,

Хәзер инде нишләргә?

«К» авазын каты әйтсәм,

Кала бит ул кешнәргә.

«Ч»ны әйтсәм, чекелдыйм,

Чәүкә булып чукылдыйм.

«К» авазын каты әйтсәм,

Тукран кебек тукылдыйм.

Керәшене дә татар,

Мишәре дә шул татар,

Казан төбе тирән бит ул,

Булмас әле безгә тар.

Чистайда да мишәрләр,

Нурлатта да мишәрләр,

Бу егетләр барыбер бит

Үзенекен ишәрләр, ишәрләр, ишәрләр…» — дип язган Җәмилә.

Күптән түгел «Интертат»ка биргән интервьюсында Җәмилә Низаметдин яңа концертының идеясе турында сөйләгәндә дә татар милләтен аеруга каршы булуын белдерде. «Йөрмәгез инде кычкырып, „Мин мишәр, мин каймак“, — дип. Мин татар диегез дә бетте-китте», — дип өндәгән иде Җәмилә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100