Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финляндия имамы балага динне ана теле аша гына өйрәтүләрен әйтте
Хәзрәт сүзләренчә, милләттәшләребез чикләр ябылгач та бары татар телендә генә сөйләшкән һәм вәгазьләр дә татарча гына алып барылган.
(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев татар телен саклап калуда Финляндия татарларының тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар балаларга динне ана теле аша өйрәтәләр. Бу хакта Рамил хәзрәт Беляев "Дини оешмаларда татар теленең кулланылышы" дискуссия мәйданчыгында сөйләде.
“Без балаларыбызга динне бары тик ана теле аша гына өйрәтәбез, бездә фин яки башка телдә дин укытуы юк. Булса да, ул фин яисә башка милләт балаларына укытыла. Гомумән, балаларыбызга дин дәресләре бары татар телендә генә алып барыла”, - диде Рамил хәзрәт Беляев.
Мисал буларак, хәзрәт “Säläm - islam sukmagı” (“Сәлам - ислам сукмагы”) дип аталган яшүсмерләр өчен ислам диненә өйрәтү китапларын һәм Россиянең чигеннән тыш латин графикасында чыгучы бердән-бер татар “Мәхәллә хәбәрләре” журналын китерде. Ул чараның Бөтендөнья дәрәҗәсенә әйләнәчәгенә өметен белдерде.
“1925 елдан соң чикләр ябылгач, кардәшләребезнең тарихи Ватаннары белән бөтен элемтәләре өзелә. Дини китаплар алу, кардәшләр белән аралашу мөмкинлеге булмый. Бу 1960 елларга кадәр бара. Ул вакытта Финляндиядә мең генә татар кешесе яши”, - диде ул.
Рамил Беляев милләттәшләребез татар теленең мөһимлеген аңлаганнарын әйтте. “Барлык әти-әни дә баласы белән татар телендә генә сөйләшә башлаган. Төрле уеннар да уйлап чыгарган. Мәсәлән, ашарга утырганда бер генә фин сүзе кыстырылса, ун цент акчагызны куясыз, дигәннәр”, - диде ул.
Хәзрәт телне саклауда имамнарның да йогынтысы зур булуын искәртте. “Финляндиядә беренче вәгазьләр 1810 елдан башлап, бүгенгәчә татар телендә генә алып барыла. Җомга, мәчет һәм мөнбәр – милләтебезнең иң югары нокталары. Әгәр дә без башка телдә сөйләсәк, татар теле бетте дигән зур сигнал булачак”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз