news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финляндия делегациясенең ТР сәфәре хезмәттәшлекне киңәйтергә этәргеч бирергә тиеш

Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен җитәкчелегендәге делегация белән бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов очрашты

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган ел нәтиҗәләре буенча, Финляндия Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 19 урында тора. 2009 елның 9 ае йомгаклары буенча ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме 97 млн. евро тәшкил иткән. Финляндия делегациясенең Татарстанга сәфәре хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә этәргеч бирергә тиеш.

Татарстанга визит белән килгән Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен җитәкчелегендәге делегация белән бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов очрашты. Очрашуда шулай ук Финляндиядәге татар Ислам җәмгыяте рәисе Окан Дахер, Финляндиянең РФ вәкиллегендәге икенче секретарь Сирпа Оксанен, “ТР Энергия саклау технологияләре үзәге” ДУ директоры Евгений Мартынов, “ТР Инвестиция-венчур фонды” директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов, “Химград” ҖЧҖ маркетинг буенча директоры Яна Стоянова һ.б. катнашты.

Татарстан министры кунакларга 2009 елда республикада сәнәгатьтә җитештерү йомгакларын бәян итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Равил Зарипов ике арадагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен дә барлап узган. Алар автокомпонентлар, автобуслар, махсус техника, сыйфатлы кәгазь җитештерүдән гыйбарәт. Илче, үз чиратында, Финляндия икътисады, аңа кризисның негатив нәтиҗәләре хакында мәгълүмат биргән. Аннан аңлашылганча, узган ел Суоми илендә тулай төбәк продукты күләме 7-8 процентка кимегән. Илче искәртүенчә, бу Икенче бөтендөнья сугышы чорыннан бирле иң начар күрсәткеч. “Әмма кризис гомер буе булып тормый, ә фин компанияләре көндәшлеккә сәләтле. Финляндия эшмәкәрләре хезмәттәшләр эзли”, - ди Матти Анттонен. Аның фикеренчә, Татарстанда фин инвестицияләре күп түгел. Әмма уңайлы шартлар булганда, аларның күләме арта ала.

Әңгәмә барышында илче Финляндиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләренә аерым тукталып, аларның кечкенә булса да, бик актив, эшлекле булуын ассызыклап үткән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда кунакларга ТР сәнәгый һәм инвестиция потенциалы, шулай ук “Химград” технополисы презентацияләнгән, сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспективалары кузгатылган. 1-2 февраль көннәрендә Татарстанда Финляндиянең тышкы сәүдә министры Вяюрюнен җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләре делегациясен көтәләр. Бүгенге очрашуда шуны оештыру мәсьәләләре дә каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100