news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финляндия бүгенге шартларда Россиядә яңа базар, яңа хезмәттәшләр эзли
Моңа кадәр төп игътибар Мәскәү, Санкт-Петербург кебек географик яктан якын территорияләргә бирелсә, хәзер Россиянең зур инвестиция, товар әйләнешенә ия булган башка төбәкләре белән кызыксыну арткан
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Финляндия белән Россия арасында хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган. Илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә икътисад мәсьәләләренә үзәк роль бирелгән. 2002-2008 елларда ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме туктаусыз үсте. 2008 ел йомгаклары буенча, Россия Суоми иленең иң эре сәүдә партнеры дәрәҗәсенә чыкты. Кризис тәэсирендә узган ел сәүдә әйләнешендәге күрсәткечләр сизелерлек төште. Әмма бу вакытлы күренеш дип саныйм. Бүген Россиядә 600 дән артык фин компаниясе эшли. Алар Россияне озак вакытлы стратегик партнер дип саный. Катлаулы икътисади чорда да фин компанияләрендә Россия базарлары белән кызыксыну кимеми. Бу базарда эшләве һәрвакыт җиңел дип әйтеп булмаса да, монда булу бик кирәк”. Тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен фин компанияләре өчен Россия базарының әһәмиятен әнә шулай бәяли. Бу хакта ул бүген Казанда Татарстан-Финляндия эшлекле форумы ачылышында сөйләде.
Министр чыгышыннан аңлашылганча, фин компанияләре, гомумән, Финляндия сәнәгате бүгенге шартларда Россиядә яңа базар, яңа хезмәттәшләр эзли. Моңа кадәр алар төп игътибарны Мәскәү, Санкт-Петербург кебек географик яктан якын һәм фин инвестицияләре зур үсеш алган территорияләргә биреп килгән. Хәзер Россиянең зур инвестиция, товар әйләнешенә ия булган башка төбәкләре белән кызыксыну арта. Татарстан шулар арасында беренче урында тора. Бу хакта әле бер айлар элек кенә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очрашуында да сүз булган иде.
Дөрес, моңа кадәр дә ике арада хезмәттәшлек багланышлары үсте. Хәзер исә аны яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Татарстан белән Финляндия арадагы хезмәттәшлек 1999 елдан, ТР Президентының Суоми иленә рәсми сәфәреннән соң башланган иде. 2000 елның маеннан бирле сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Татарстан-Финляндия эш төркеме дә эшләп килә. Финляндия Татарстанның эре тышкы сәүдә партнерларының берсе санала. Бүгенге көндә Татарстан территориясендә җиңел сәнәгать һәм төзелеш өлкәләренә караган ике Финляндия-Татарстан уртак предприятиесе эшләп килә. Финляндия тәҗрибәсен өйрәнеп республикада “Идея” технопаркына нигез салынды. Аның белән Лахти шәһәре технопаркы арасында хезмәттәшлек Меморандумы да имзаланды. Узган ел ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Финляндия-Россия сәүдә палаталары белән берлектә республикада ике фин сәүдә-икътисади миссиясен оештырды. Икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек мисалларын саный китсәң, бихисап. Финляндия белән Татрастан территориаль яктан бер-берләреннән ерак булса да, аларны якынайтуга рухи багланышлар да хезмәт итә. Бүгенге форумда фин министры ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә Финляндиядә яшәүче татар диаспорасы вәкилләренең үзләреннән зур өлеш кертүен билгеләп узды. Диаспора вәкилләре саны биредә 1000 нән дә аз булуга карамастан, алар бик актив булулары белән аерылып тора, ди Пааво Вяюрюнен. Ул биредәге татарларның элек-электән сәүдә белән шөгыльләнүенә басым ясады.
Ике арадагы уңай хезмәттәшлек мисаллары күп булуга карамастан, Татарстан белән Финляндиянең мөмкинлекләре бу багланышларда әле җитәрлек файдаланылмый. Бүгенге форумда катнашучылар моны җанландыруда бизнес-делегацияләр визитларын алмашу мөһим роль уйнарга тиеш дип белдерде. Сәүдә һәм икътисади үсеш буенча Татарстан-Финляндия эшче төркеме рәистәше, Финляндия Мәшгульлек һәм икътисади үсеш министрлыгының Инновация департаменты директоры Хенрик Ряйхя Татарстанның эшлекле даирә вәкилләрен Суоми иленә җавап визиты белән чакырды. Элемтәләрне тагын да якынайту максатыннан, ул Татарстанның аерым тармак вәкилләре өчен Финляндиянең конкрет компанияләренә сәфәр оештырырга әзер булуларын җиткерде.
Пааво Вяюрюнен фин эшмәкәрләрен Татарстанга төбәк икътисадының уңай перспективалары тартуын ассызыклап, аларның 2013 елгы Универсиадага әзерлек белән кызыксынуын җиткерде. Делегациянең төп өлешен тәшкил иткән фин төзелеш компанияләре вәкилләре спорт корылмалары төзелешендә, башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерә.
Киләчәктә ике арадагы хезмәттәшлектә инновацияләр өлкәсендәге баглынашларга аерым урын бирелергә тиеш. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов белдерүенчә, быел республикада инновацияле икътисадны үстерү буенча 5 еллык программа тәмамлана. Хәзер 2011-2015 елларга яңа инновацион программа әзерләнә. Ул ТР да 2015 елга наноиндустрияне проектлар аша үстерү буенча комплекслы программага да нигезләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2