Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Финляндия 4 апрельдә НАТОга керәчәк
Иртәгә, 4 апрельдә, Финляндия НАТО әгъзасы булачак. Бу хакта Финляндия Президенты канцеляриясенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Датаны беренче тапкыр Норвегиянең Verdens Gang басмасы чыгарды. Аның чыганагы Финляндиянең альянска НАТО Тышкы эшләр министрлары очрашуы вакытында керәчәген һәм аның флагын штаб-квартира каршында күтәрәчәкләрен әйткән. Соңрак бу мәгълүматны берләшмәнең генераль секретаре Йенс Столтенберг раслаган.
Хәзер Брюссельдә карарны тормышка ашыру өчен тизләтелгән әзерлек эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Финляндиянең НАТОга керүен һәм хәрби нейтралитеттан баш тарту карарын зур хата дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз