news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Finiko финанс пирамидасына нигез салучы Сабировны Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаганнар

Интерпол Finiko финанс пирамидасына нигез салучыларның берсе Эдвард Сабировны Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарлаган. Блогер Андрей Алистаров шулай дип белдерде.

Моннан тыш, блогер сүзләренчә, Сабиров Дубайда бер миллиард сумга үзенә йорт сатып алган.

«Татар-информ» агентлыгы Finiko финанс пирамидасына нигез салучы Эдвард Сабировның видео яздыруы, анда пирамиданың «Күләгәдәге кардиналы» - Даниэль Мәгъсүмов турында сөйләве хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Сабиров белдергәнчә, Finiko финанс пирамидасының барлык акчалары нәкъ менә анда һәм янәсе аның күрсәтмәсе белән пирамидага нигез салган тагын бер кешене – Кирилл Доронинны кулга алганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100