news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ФИНАның суга сикерү буенча дөньякүләм сериясенең 3 нче этабы Казанда уздырыла

13 ил спортчылары ярышларда катнашырга теләк белдерде

  (Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 24-26 апрельдә Казанда Спортның су төрләре сараенда ФИНАның суга сикерү буенча  дөньякүләм сериясенең 3 нче этабы уздырылачак. Ярышларда планетаның иң көчле спортчылары катнаша – 13 ил вәкилләре ярышларга киләчәкләрен раслады. Спортчылар чыгышларын 18 судья бәяли.

Өч көнлек ярышлар программасының һәр этабына ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метр биеклектән ялгыз һәм синхрон сикерүләр кертелгән. Күптән түгел, гыйнварда, ярышларга ике яңа дисциплина өстәлүе игълан ителде: 3 метрдан һәм 10 метрдан синхрон катнаш сикерү. Бүләкләрнең гомуми күләме 120 мең АКШ доллары тәшкил итә.

Суга сикерү буенча ярышлар ел саен Халыкара Йөзү федерациясе химаясында уздырыла. Бирегә йолдызларның да иң осталары гына чакырыла.

Ярышларны оештыруда 74 кешедән торган волонтерлар командасы ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot