Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
FINAның 16нчы чемпионатының фирма киемнәрен күп балалы гаиләләргә өләшәчәкләр
"Зәкят" фонды костюмнарның һәм аяк киемнәренең бер өлешен мохтаҗларга тапшырырга булган.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" коммерцияле булмаган оешма "Зәкят" хәйрия фондына яңа өс һәм аяк киемнәре тапшырды.
Хәзер Казанның бушлай киемнәр кабул итү-тарату пункты FINA Спортның су төрләре буенча 16 нчы чемпионат фирма киемнәре белән тулыланды. Чемпионат кунаклары һәм оештыру комитеты өчен махсус әзерләнгән, әмма хуҗаларына барып ирешмәгән хатын-кыз костюмнары һәм спорт киемнәре, футболка, ыштаннар һәм кофталар мохтаҗларга бүләк ителәчәк. Фонд костюмнарның һәм аяк киемнәренең бер өлешен күп балалы гаиләләргә, Россия ислам институтында һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укучыларга тапшырырга карар иткән.
"Хәзер безнең тәрбиядәге шәкертләрнең югары казанышлар спорты кием-салымнарына кагылу мөмкинлеге пәйда булды, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин. - Дирекциягә бу бүләк өчен рәхмәт белдерәбез! Фирма киемнәрен тарату дәвам итә. Киемнәрне сайларга һәм алырга Казан, Лобачевский урамы, 6/27 адресы буенча килергә мөмкин".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз