news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс эксперты Татарстан һәм Филиппинның охшаш якларын атады

Географик яктан ерак урнашуга да карамастан, Татарстан белән Филиппинның уртак яклары бар. Филиппинның цифрлы икътисад өлкәсендә әйдәп баручы эксперты Кристина Амор Макланг «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан һәм Филиппин зур төбәкара базарларга стратегик капка булып тора. Филиппин - АСЕАНга, ә Татарстан – Евразиягә. Ике як та мәгарифне, эшмәкәрлекне һәм инновацияләрне икътисади үсеш двигательләре буларак бәяли. Ике җәмгыять тә мәдәни яктан төрле һәм бик күп традицияләрне, телләрне һәм бергәлекләрне уңышлы интеграцияләгән. Мөгаен, иң мөһиме шундадыр – ике як та цифрлы икътисад төзергә һәм киләчәк буыннар өчен мөмкинлекләр булдырырга омтыла», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан - Евразиянең иң динамик үсеш кичерүче төбәкләреннән берсе. Сәнәгать куәтен, технологик инновацияләр һәм мәдәни мирасны берләштерү сәләте аны башкалардан аерып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot