news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслау җитмәгәнгә, "Водоканал" Ершов урамындагы аварияне булдырмый кала алмаган

Ершов урамындагы юлда зур чокыр хасил булганга, дүрт полосада машиналар хәрәкәте ябылган.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Дмитрий Максимов). «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров сүзләренчә, идарәдә Ершов урамындагы коллекторның аяныч хәлдә икәнлеген белгәннәр. Тик финанслау җитәрлек булмаганга, аварияне булдырмый кала алмаганнар.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанның Ершов урамында юл уртасында чокыр хасил булуы хакында хәбәр иткән иде. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә дүрт полосада транспорт хәрәкәтен ябарга туры килгән.

«Авария урынындагы коллектор 1963 елда ук урнаштырылган. Планлы тикшерү вакытында безнең хезмәткәрләр аның аяныч хәлдә булуын ачыклады һәм җомга көнне эшкә керештек. Ә кичә биредә чокыр хасил булды. Оператив эш итү нәтиҗәсендә авариянең аяныч нәтиҗәләрен (электр уты бетү, урамны су басу һ.б.) булдырмый кала алдык», - диде «Водоканал» генераль директоры Андрей Егоров.

Хәзерге вакытта «Водоканал»га авария нәтиҗәләрен тулысынча бетерү өчен күпме вакыт кирәк булуы билгеле түгел, әмма директор эшләр тәүлек әйләнәсе алып барылачак дип ышандырды. Авария урынында 15 берәмлек техника һәм «Водоканал»ның 30 хезмәткәре эшли.

Казанда 1963 елда ук урнаштырылган биш шундый коллектор бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100