news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслау булмау сәбәпле, Питрәч районында авылара автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды

Питрәч – Янсуар, Питрәч – Кәвәл, Питрәч - Шәле маршрутлары буенча автобус вакытлыча йөрмәячәк. Район хакимиятендә билгеләп үтелгәнчә, бу республикадан финанслау булмавы белән бәйле. Бу хактак «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Татарстанда 2019 елдан бирле авыл автобус маршрутларын оештыру өчен субсидия бирү каралган. Әлеге ярдәм белән Питрәч районы территориясендә 2019 елдан башлап 3 муниципаль маршрут буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтү оештырылды. Бүгенге көндә субсидия бүлеп бирү мәсьәләсе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында килештерүдә тора. Шуңа бәйле рәвештә югарыда күрсәтелгән маршрутлар буенча автобус хәрәкәте вакытлыча туктатылды. Министрлык кирәкле финанслауны бүлеп бирүгә, муниципаль маршрутлар буенча автобуслар хәрәкәте яңартылачак», - дип яздылар район хакимиятенең рәсми аккаунтында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100