news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслар министрлыгы гаилә ипотекасының гамәлдә булу вакытын озайтырга тәкъдим итте

Еллык ставкасы 6 процентлы гаилә ипотекасы программасын 2023 ел азагына кадәр баласы туачак гаиләләр өчен озайтырга һәм киңәйтергә тәкъдим ителә. Норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган Россия Финанслар министрлыгы карарында шул турыда язылган. Моны «Российская газета» хәбәр итә.

Программаны озайту 2023 елның 31 декабренә кадәр бала туган гаиләләргә 2024 елның 1 июленә кадәр ташламалы 6 процент ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкинлек бирәчәк, диелә документның аңлатма язуында.

Хәзерге вакытта программа 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр баласы туган гаиләләргә ташламалы ставкадан файдаланырга мөмкинлек бирә. Гаилә кредитны 2023 ел ахырына кадәр рәсмиләштерә ала.

2022 елның 1 августына кадәр 6 процентлы ташламалы ипотека алу мөмкинлегеннән 372 меңнән артык гаилә файдаланган. Финанслар министрлыгы мәгълүматлары шуны күрсәтә. Ташламалы кредит бирүне озайту тагын 166 мең гаиләгә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Гаилә ипотекасы 2018 ел башында эшли башлады. Ул баласы туган гаиләләргә төзелә торган яңа йортларда фатир сатып алуга, шәхси йорт төзүгә һәм җир кишәрлеге сатып алуга 6 процентлы ставка белән ипотека кредиты алырга яки булган ипотека кредитын рефинансларга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100