Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Финанслар министрлыгы беренче тапкыр министрлар хезмәт хакын игълан итте
Хезмәт хакы буенча беренче урынны финанслар министры Антон Силуанов били, ул аена 1,7 млн сум ала.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). РФ Финанслар министрлыгы беренче тапкыр федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең, шулай ук министрларның 2016 ел өчен хезмәт хакы турында мәгълүматларын игълан итте. Бу хактагы мәгълүмат ведомство сайтында дөнья күрде.
Хезмәт хакы буенча беренче урынны финанслар министры Антон Силуанов били, ул аена 1,7 млн сум ала. Лидерлар өчлегендә Икътисади үсеш министрлыгы һәм Энергетика министрлыгы җитәкчеләре кергән.
2016 елда федераль министрлар арасында иң аз хезмәт хакы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Михаил Мень (аена 443 мең) һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Ткачев (451 мең) алган.
Россия Президенты Владимир Путин 13 декабрьдә дәүләт хезмәткәрләре, дипломатлар һәм юстиция системасы хезмәктәрләренең хезмәт хакларын арттыру турында боерыкны имзалады, дип язган iz.ru порталы. Шулай итеп, документ нигезендә, 1 гыйнвардан уртача хезмәт хаклары 4 процентка артачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз