news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслар министрлыгы 2017 елда көчле алкогольгә акцизларны арттырырга тели

Этил спирты 9 проценттан арткан алкогольгә акциз бәясе 500дән 523 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда этил спирты 9 проценттан арткан алкогольгә акциз 500дән 523 сумга кадәр үсәргә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәт каравына тапшырылган документка сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Акцизларны арттырырга Россия Финанслар министрлыгы тәкъдим иткән, әмма Икътисади үсеш министрлыгы акцизны өчтән бер өлешкә - 360 сумга кадәр киметү яклы, бу күләгәдәге базарны легальләштерүгә һәм акцизлар артуга китерәчәк.

2013 елдан акцизлар ставкалары ике тапкыр диярлек артуы, ә легаль аракы производствосы һәм ваклап сату 30 процентка төшүе билгеләп үтелә.

"Продукцияне халык сатып алырлык оптималь ставка табу зарур", - дип белдергән Икътисади үсеш министрлыгы чыганагы.

Җитештерүчеләр министрлык позициясен хуплаган һәм акцизлар арту ваклап сату бәяләре күтәрелүгә һәм легаль продукциягә ихтыяҗ кимүгә китерәчәген билгеләп үткәннәр.


Шулай ук агымдагы елның 8 аенда аракы җитештерү күләме 4,4 процентка - 40,6 млн декалитрга кадәр арткан, ә бюджетка акцизлар килүе - 24 процентка, ягъни 97,9 млрд сумга күтәрелгән.
Элегрәк "Известия" Россия Финанслар министрлыгы шәрабка акцизларны ике тапкыр арттыру инициативасы белдерде дип хәбәр иткән иде. Бары тик шампан һәм җиләк-җимеш шәрабларына, шулай ук шәраб эчемлекләренә генә искәрмә ясалырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100