news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанслар алынмый торып, проектларга кагылышлы алыш-бирешләр хакында сөйләргә иртәрәк

ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов белдерүенчә, быелгы Тех Тур делегатларына тәкъдим ителгән 24 проектка 87,7 млн. Евро күләмендә инвестицияләр таләп ителә

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов Икенче Тех Турның якынча нәтиҗәләрен игълан итте.

Билгеле булганча, Технологик Тур һәр Ауропа илендә 4-5 елга бер тапкыр уздырыла торган мәртәбәле чара. Ул шушы вакыт эчендә эшләнгән иң яхшы инновация проектлары белән танышу мәйданы ролен уйный. Россия Тех Турына илнең технологик компанияләренә халыкара базарларга чыгуда ярдәм итүче платформа буларак зур өметләр баглана. Россиядә Беренче Тех Тур 2005 елда Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган иде. Ул вакытта анда катнашкан 45 делегат-инвесторга илнең югары технологияле 20 проекты тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, 7 компаниягә 30 млн. долларлык инвестицияләр салуга ирешелде.

Икенче Тех Турны узган атнада Мәскәү, Казан һәм Томски кабул итте. Аның өчен проектларны сайлап алу ике этапта уздырылып, конкурста илнең берничә төбәгеннән югары технологияләр өлкәсендә эшләүче 250 дән артык компаниясе катнашкан иде. Тех Турның Ауропа Ассоциациясе быелгы чарага шулар арасыннан иң яхшы 24 компанияне сайлап алган иде. Шуларның 15 е Икенче Тех Турның Казан этабында 60 тан артык делегатка- чит ил инновация компанияләре, венчур бизнесы вәкилләренә презентацияләнде. Казан Ратушасында тәкъдим ителгән проектларның тугызы Татарстаннан иде. Ул вакытта Икенче Тех Турның Күзәтүчеләр советы әгъзасы, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйдельдинов аларның машина төзелеше, медицина техникасы һәм нефть химиясе өлкәсендәге 9 IT-компания тарафыннан тәкъдим ителүен җиткерү белән генә чикләнде. Бүгенге очрашуда ул кайбер серләрне ачты.

Аның сүзләренә караганда, Ауропа инвесторлары Татарстанның инновация проектларының потенциалын югары бәяләгән. Зур кызыксыну тудырган проектлар арасыннан ул Evernote, IIKO компанияләре проектларын атады. “Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, компанияләр һәм потенциаль инвесторлар арасында проектлар турында тулы мәгълүмат алу өчен контактлар алмашынды. Алга таба җентекле очрашулар оештыру, делегацияләр алмашу турында сөйләшүләр бара”, - ди ул. Айнур Әйделдинов белдергәнчә, Тех Тур барышында инвесторларда, кагыйдә буларак, приборлар, технологияләр, яңа материаллар җитештерү аша базар үсешенә җитди тәэсир ясаучы проектлар зур кызыксыну уята. “Без махсус рәвештә үзебезнең югары уку йортлары диварларында туган проектларны тәкъдим иттек. Соңгы ике елда халыкара партнерлар белән аралашуда туплаган тәҗрибә безнең продуктлар белән читтә зур кызыксыну булуын ачты. Шуңа бу юлы үзенчәлекле проектлар әзерләдек, аларның потенциалы зур”, -ди Инвестиция-венчур фонды директоры.

Аның сүзләренә караганда, быелгы Тех Тур делегатларына тәкъдим ителгән 24 проектка 87,7 млн. Евро күләмендә инвестицияләр таләп ителә. Шуның төп өлеше Татарстан компанияләренә туры килә. “Проектны презентацияләүдән алып аны финанслауга керешкәнче, ярты елдан алып бер елга кадәр вакыт таләп ителә. Конкрет финанслар алынмый торып, быелгы проектларга кагылышлы алыш-бирешләр хакында сөйләргә әле иртәрәк”, -дип саный Айнур Әйдельдинов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100