news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс университеты ректоры Прокофьев: Бүген Татарстан - Россиянең үсеш ноктасы

Бүген Татарстан - Россиянең үсеш ноктасы. Финанс университеты ректоры Станислав Прокофьев «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында шулай дип белдерде.

«Без Татарстан Республикасының социаль-икътисади тормыштагы һәм башка өлкәләрдәге уңышларына сөенәбез. Бүгенге көндә Татарстан Россиянең үсеш ноктасы булуын чыннан да аңлыйбыз. Бу – башкалар тигезләшә, хөрмәт итә торган һәм иҗтимагый-сәяси тормышның барлык юнәлешләрендә дә флагман булган төбәк», - диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанның дәүләт идарәсендә дә, бизнес өлкәсендә дә, иҗатта һәм спортта да искиткеч кешеләр бай булуы очраклы хәл түгел.

«Без Татарстан Республикасының күп кенә югары уку йортлары белән актив эшлибез. Быел Иннополис университеты, Казан архитектура-төзелеш университеты белән берлектә яңа белем бирү программаларын гамәлгә ашыра башлыйбыз, яңа фәнни продуктлар булдырабыз», - дип искәртте ректор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100