news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс пирамидасыннан әлмәтлеләр дә зыян күргән

Зыян суммасы Әлмәттә - 57 млн сумнан артык, Татарстанда тулаем 500 млн сум чиген үткән

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда агымдагы елда финанс пирамидаларын оештыручыларга карата 14 җинаять эше кузгатылган. Эчке эшләр органнарына 3,5 меңләп кеше аларның эшенә карата ризасызлык белдереп гариза язган. Алар буенча килгән зыян суммасы 500 млн сумнан артып китә. «Финанс-Кредит» КПКсының офислары Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән тыш Әлмәттә дә булган. Аның җитәкчеләренә карата да җинаять эше кузгатылган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлегендә «Әлмәт-Кредит» җитәкчесенә карата җинаять эшен алдан тикшерү төгәлләнгән. Гаепләнүче 40 яшьлек әлмәтле 153 вкладчыга 57 млн сумнан артыклык зыян китергән, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot