news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс пирамидасы әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум җыйган

Шуның буенча җинаять эше кузгатылган

  (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Әлмәтлеләр күзәтчелек ведомствосына “Благо” кредит-кулланучылар кооперативы вкладлар буенча зур процентлар вәгъдә итүен, әмма һаман да ышандырылган акчаны түләмәве хакында зарланып мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләр кооперативка карата алдау юлы белән мошенниклыгы өчен җинаятьэше кузгаткан. Компаниянең офисы Белоглазов урамында урнашкан булган. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, алданучылар арасында моның пирамида икәнлеген белүчеләр булуын да әйтә. Шулай итеп, “Благо” әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум акча җыйган дип, хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

news_right_1
news_right_2
news_bot