Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Финанс министры урынбасары: Кешеләр ислам банкингын сыйфат билгесе буларак кабул итә
Россия финанслар министры урынбасары Иван Чебесков 15 һәм 16 майда KazanForum кырларында AAOIFI халыкара конференциясендә видеоконференцэлемтә аша катнашты. Ул хакимиятләр өчен россиялеләрнең партнерлык финанславы инструментларын сыйфат билгесе булган инструментлар буларак кабул итүләре ачыш булды, дип сөйләде.
«Шунысы кызык, клиентларның профиле бары тик дини яктан гына чикләнми. Бу безнең өчен ниндидер ачыш булды, кешеләр партнерлык финанславын сыйфат билгесе, ниндидер сыйфат маркировкасы буларак кабул итә. Бу - этик стандартлар маркировкасы. Күп кенә гражданнардан һәм бизнестан без мондый инструментларга күбрәк ышаныч күрәбез», - дип уртаклашты күзәтүләре белән Чебесков.
Россиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда партнерлык финанславы буенча эксперимент 2023 елның сентябрендә старт алды. Ул ике елга исәпләнгән иде.
Россия Дәүләт Думасына партнерлык финанславы (ислам банкингы) буенча экспериментны 2028 елның 1 сентябренә кадәр, ягъни өч елга кадәр озайту турында закон проектын керттеләр инде. Документны агымдагы сессиядә карау планлаштырыла.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз