Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Финанс министры киләсе елда Татарстанда кайсы өлкәгә күпме акча бүлеп биреләчәген әйтте
Радик Гайзатуллин бюджетның чыгымнар өлеше буенча фаразланган күрсәткечләрне санап чыкты.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин 2019 ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча юнәлдерелүен әйтте. Гомумән алганда, 2019 елда республика бюджетының керем өлеше – 228,2 млрд сум, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.
Бюджетның чыгым өлеше «гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлегеннән башлана. 2019 елда чыгымнарның гомуми күләме консолидацияләнгән бюджет буенча 19 млрд сум, республика бюджеты буенча 13,4 млрд сум күләмендә бәяләнә.
«Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлегенә килгәндә, консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар суммасы 2,1 млрд сум, республика бюджеты буенча 1,6 млрд сум. «Милли икътисад» бүлеге буенча консолидацияләнгән бюджет буенча чыгымнар 48,7 млрд сум, республика бюджеты буенча 47,3 млрд сум тәшкил итә. «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегендә чыгымнар 18,6 млрд сум, республика буенча 11 млрд сумнан гыйбарәт. Акча ТКХ объектларын финанслау, ТКХ реформасы буенча чаралар, торак фондта ремонтны төгәлләп бетерүгә тотылачак.
«Әйләнә-тирәне саклау»га барлыгы 532 млн сум акча, республика казнасыннан 305 млн сум акча юнәлдереләчәк.
Социаль өлкә чыгымнары 2019 елда 7,8 процентка, 2020 елга – 8,7, 2021 елда 9,7 процентка кадәр үсәргә мөмкин.
«Мәгариф» тармагында консолидацияләнгән бюджет чыгымнары күләме 99,5 млрд сум, республика бюджетыннан 68,1 млрд сум булачак. Бу чыгымнарда мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар контингенты үсеше, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрү исәпкә алынган. Тармакта социаль максатчан программалар финанслана. Алар арасында Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, мәгариф оешмаларына капиталь ремонт, ресурс үзәкләре булдыру кебекләр бар. «Киләчәк – Будущее», «Дети Татарстана» программалары буенча чараларны финанслау дәвам иттереләчәк. Мәгариф тармагына федераль казнадан 9,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Аны һөнәи осталык буенча «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына әзерлек чараларына, торак төзелешен үстерү программалары буенча чараларга, 2 айдан 3 яшькәчә нәниләргә балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру кебек эшләргә тоту ниятләнә.
«Мәдәният-кинематография» өлкәсендә 2019 елда 14,6 млрд сумлык чыгымнар каралган, республика бюджеты буенча – 9,2 млрд сум. Акчаны грантлар бирүгә, китап фондларын комплектлауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейлар, театр, цирк, китапханә, иҗади коллективлар эшен тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла. ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек тә исәпкә алынган.
«Сәламәтлек саклау» тармагында чыгымнар барлыгы 66,8 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән, республика казнасыннан – 21 млрд сум. Республика бюджетыннан акча югары технологияле медицина ярдәменә, медицина оешмалары эшен тәэмин итүгә, медикаментлар һәм җиһазлар кайтаруга, гемодиализ процедурасы уздыруга, мәҗбүри медицина иминияте системасы аша медицина оешмаларын бер каналлы финанслауга сарыф ителәчәк.
«Социаль сәясәт» тармагы буенча чыгымнарның гомуми күләме 42,9 млрд сум, республика казнасыннан 42,3 млрд сум тәшкил итәчәк.
«Физик тәрбия һәм спорт» бүлегендә чыгымнар 6,1 млрд сум, республика бюджетыннан 4,9 млрд сум булачак. Акчаны спорт әзерлеге учреждениеләре эшен тәэмин итүгә, югары казанышлар һәм массакүләм спорт өлкәләрендә чаралар үткәрүгә тоту ниятләнә.
«Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча 2019 елга каралган чыгымнар республика бюджеты буенча 1,4 млрд сум күләмендә, шул исәптән, теле-радиотапшыруларга 852 млн сум, вакытлы матбугат һәм нәшриятка 576 млн сум булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз