news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылачагын расладылар

Финанс министрлыгында бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы арттырылачагын расладылар
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Россия Финанс министрлыгы бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләү планнарын раслады. Бу хакта ведомство җитәкчесе Антон Силуанов Думаның Бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

Элегрәк билгеле булганча, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын киләсе елда 13 процентка арттырырга планлаштыралар

«Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын индексацияләүгә килгәндә, Президент карары бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә - табиб, укытучы, медицина хезмәткәрләре һәм башкаларга кагыла. Бу категорияләрнең барысы да карарда бар, алар буенча уртача хезмәт хакы үсешен, төгәлрәге - Россия Федерациясе субъекты икътисады буенча керемне исәпкә алып, хезмәт хакын индексацияләү каралган», - диде министр. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Бу максатларга Россия төбәкләренә 114 млрд сум юнәлдереләчәк, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100