news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы: Яңа елдан бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы ун процентка артачак

Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисапова 2023 елның 1 гыйнварыннан республиканың бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы ун процентка артачагын әйтте.

«1 гыйнвардан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын ун процентка арттыру планлаштырылган. Бюджетта эшләүчеләрнең бөтенесенең дә», - диде Оксана Кисапова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot