news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Финанс министрлыгы яңа экология салымы өстәмә түләүне күздә тотмавын искәртә

Ведомствода яңа салымның хәзер экологик җыемны алыштыруын әйттеләр.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Яңа экология салымы Россиядә инде булган җыем урынына кертелә. Бу хакта РБК Финанс министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән җиткерә.

“Финанс министрлыгы өстәмә яңа экология түләүләре кертми. Хәзерге вакытта Россиядә экологик җыем бар, ул әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсир булганда түләнә”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Финанс министрлыгында яңа салымның өстәмә түләүне күздә тотмавын искәртәләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен түләүләрне системалаштыруны сораган. Финанс министрлыгы үз чиратында Түләүләр салым кодексына “табигатькә якын булган” салым кертүне тәкъдим иткән. Шулай итеп, яңа салым хәзер экологик җыемны алыштыра.

Ведомствода экологик җыемнарны оптимальләшерү бизнесны әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыруга этәрәчәк, дип саныйлар.

  • Алдан “Татар-информ” Россия финанс министрлыгының экологик салым кертүне тәкъдим итүе хакында хәбәр иткән иде. Бу максаттан министрлык Россия салым кодексына төзәтмә тәкъдим итте, ул 2020 елның гыйнвареннан үз көченә керергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100