news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Финанс министрлыгы Татарстанда бер елда эш хакы 16,4 процентка артуы хакында хәбәр итте

Быелның гыйнвар-май айларында Татарстан халкының айлык уртача хезмәт хакы 57,4 мең сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк. ТР финанс министры урынбасары Алла Анфимова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«2023 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 57 490 сум тәшкил итте. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка артыграк», - дип искәртте министр урынбасары.

Спикер билгеләп үткәнчә, республиканың консолидацияләнгән бюджетына күчкән физик затлар кеременә салым күләме 69 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 11,4 миллиард сумга күбрәк. Салым күләме артуның төп сәбәбе – хезмәт хакының үсүе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы консолидацияләнгән бюджет керемнәре күләме буенча Татарстанның Россия төбәкләре арасында җиденче урынны алуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot